18нче июнь көнне Әнәк авылында опекага алынган балалар өчен бәйрәм – Сабантуй оештырылды. Бәйрәмгә килүчеләрне опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Гөлүзә Хәертдинова тәбрикләде һәм уку елын уңышлы тәмамлаган, төрле иҗади бәйгеләрдә уңышлар яулаган малай-кызларга грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырды.
Сабантуйда малайлар һәм кызлар төрле ярышларда катнаштылар: капчык киеп сикерделәр, сулы чиләк белән йөгерделәр, күзне бәйләп әйберләр кистеләр, җырладылар. Малайлар арасында узган көрәш тә бик күңелле булды. Бәйрәмнән беркем дә бүләксез кайтмады – һәр балага әти - әниләр үзләре алып килгән бүләкләр өләшенде.