Актаныш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының ут-суларын кичкән яугир Хәмит Раян улы Раянов үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Аны юбилее белән туганнарыннан кала муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев, шулай ук хезмәттәшләре-район мәдәният хезмәткәрләре кайнар котлады. Сугышта катнашучыга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хаты, район башлыгы бүләген тапшырдылар. Хәмит Раян улы исеменә җылы котлау сүзләре күп әйтелде.