Республикабызныж беренче президенты Минтимер Шәймиев бер интервьюсында: «Болгар һәм Свияжск – бөтен кешелек байлыгы һәм без аларны бөтен кеше карый алырлык мөмкинлек тудырырга тиешбез. Бу безнең изге миссия булып тора», – диде. Шушы байлыкны саклап калу һәм үстерү максатыннан республикабызда Болгар һәм Свияжск шәһәрләрен рәсемгә төшерү буенча рәсем конкурсы булып узды. Бу республика конкурсында безнең 3 класс укучысы Усманова Алина “Болгар шәһәренең тарихи-археологик комплексы” номинациясендә икенче урынны яулады. Бу зур уңышы белән без Алинаны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!