“Тылсым” мәктәп яны лагеры.

2016 елның 17 июне, җомга

“Тылсым” мәктәп яны лагерына балалар бик теләп йөриләр. Әйдәман апалар һәр көнне балаларны төрледән-төрле ярышлар, уеннар, экскурсияләр, бәйрәмнәр, мероприятияләр белән җәлеп итеп торалар. Ял итү өчен уен бүлмәләре, видео һәм спорт залы җиһазланган. Балалар да кызыклы яллары турында берсен-берсе бүлә-бүлә сөйлиләр:
– Без һәр көнне кая да булса барабыз. Күптән түгел “Яшьлек” кинотеатрында булдык, мульфильмнар карадык. Безгә мәктәп яны лагеры бик ошый. Лагерь тормышы кызыклы итеп төзелгән. Әйдаманнарыбызга – Ания Хасип кызына, Зөлфирә Фазлетдин кызына, Сөмәя Тәлгать кызына, Динара Заһир кызына һәм лагерь җитәкчесе Алсу Илгиз кызына рәхмәтебезне белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International