Кеше яшьтән үк яхшы белән начарны, түбәнлек белән бөеклекне аерырга, үз иленең гражданины, патриоты булып үсәргә тиеш. Патриотик тәрбия дигәндә, без балаларны милли үзаңга һәм гражданлык эшенә ия булган шәхесләр, Ватанның лаеклы уллары, кызлары итеп тәрбияләүне күз алдында тотабыз. Патриотлык - Ватанга мәхәббәт хисе, аның тарихы, мәдәнияте, казанышлары белән кызыксыну, милли символларга, изге урыннарга хөрмәт белән карау, җәмгыятькә һәм халкыңа хезмәт итәргә әзер булу. Шушы максатларны күздә тотып, “Актаныш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”ның мәктәп яны лагерына йөрүче балалар Актанышның Җиңү Паркына экскурсиягә бардылар. Экскурсиядә катнашучы балалар үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклашты. Паркта йөрү һәркемгә якты тәэсирләр, Ватанга, туган якка яңача караш бүләк итте.