Кичә безнең мәктәп-бакча ишегалдындагы асфальт өстендә балалар өчен рәсем бәйгесе уздырылды. “Яныбыздагы җанлы дөнья” дип аталган әлеге бәйгедә барлык балалар да катнашты. Биредә табигатьне, Актаныш районының гүзәл урыннарын тасвирлаган сәнгать әсәрләрен дә күрергә мөмкин иде.