Авылларга иман нуры иңә

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

Рухи нигезебезгә кайтуның бер чагылышы булган мәһабәт мәчетләребез белән Актаныш  районының  һәрбер төбәгендә сокланырга мөмкин. 

 

Чыннан да, мәчетләребез күзләребезне куандырып, тирә-ягыбызны бизәп торучы корылмалар. Мәчетләр безнең горурлыгыбыз. Аларда халкыбызның чал тарихы, шатлыгы, хәсрәте, рухи мәдәниятебезнең бай сәхифәләре чагылыш тапкан.

 

13 июнь  көнне Актаныш районы  Уръяды авылы халкы олы бәйрәмгә җыелды. Авылдагы яңа мәчетнең манарасы һәм аен күтәрү чарасына кунаклар да, авыл халкы да күпләп килгән иделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International