12 июньдә илебездә дәүләтебезнең иң яшь бәйрәмнәреннән берсе билгеләп үтелә. Ул - Россия көне. Шул уңайдан Киров авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә "Мәңге яшә Бөек Ватаным" исеме астында тематик кичә үткәрде. Әлеге чарада авылыбыз яшьләре катнашты. Алар төрле күңелле уеннар уйнадылар, кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр, биеделәр.