Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевның әтисе – Шәрип Шаһимөхәммәт улына багышланган музей.

2016 елның 14 июне, сишәмбе

 

Бүген безнең мәктәп-бакча укучылары Актаныш Туган як музееның филиалы булып торган Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевның әтисе – Шәрип Шаһимөхәммәт улына багышланган музейда экскурсиядә булдылар. Ул кылган изгелекләре, тырыш хезмәте һәм дәрәҗәсе белән нәселенә зур дан өстәгән гали затларның берсе.

Музейдагы экспонатлар, халкыбызның тетрәндергеч тарихы балаларның күңелендә озак сакланыр әле. Музей хезмәткәрләренә үтемле итеп тарихыбызны сөйләп биргәннәре өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International