Матурлары, батырлары белән,
Гүзәллеге белән мактаныч.
Гомеремнең ак юл башы булган
Ак каеннар иле Актаныш.
Актаныш, чыннан да, бай тарихлы. 2010 елда аңа 300 ел тулды. Актаныш районы Татарстан Республикасының көнчыгышында урнашкан иң ерак район буларак, таңны беренче булып биредә каршылыйлар һәм яңа көнне башлыйлар. Районыбызның үзенчәлекле ягы — аның сихри, матур табигате. Урал таулары итәгеннән юл алган мәгърур Агыйдел үзенең йөгерек дулкыннары белән җаннарны иркәли, саф сулы, сихри тәэсиргә ия Ык елгасы Чулманга ашыга. Тал тирәкле, зифа камышлы Сөн исә тирә-якка илаһи гүзәллек, серлелек, яшәү көче бирә.
Туган ягыбызны тагын да ныграк өйрәнү максатыннан, 9 июнь көнне Актаныш Туган як музеенда безнең мәктәп укучылары экскурсиядә булдылар. Мәгыйс абый Әһлетдинов балаларны туган ягыбыз тарихы, Актаныш тарихы белән таныштырды.