Ураза һәм Корбан гаетләрен бәйрәм итү көннәре турында ТР Президенты Указы чыкты

2016 елның 14 июне, сишәмбе

Быел Татарстанда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен билгеләп үтү көннәре тәгаенләнгән. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов указ имзалаган.  

ТРның “ТР бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында” законының 1 нче маддәсе нигезендә, 2016 нчы елның 5 нче июле ай календарена туры китереп һәм традиция буенча Ураза гаетен бәйрәм итүнең беренче көне буларак билгеләнгән. 2016 нчы елның 12 нче сентябре - Корбан бәйрәме башланасы көн.

525 нче номерлы указ ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 11 нче июньдә имзаланган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International