Кунагыбыз - "Ялкын" журналы.

2016 елның 10 июне, җомга

"Ялкын" журналын балалар һәм яшүсмерләр генә түгел, ә өлкәннәр дә бик яхшы беләләр. Нигә дигәндә, "Ялкын" журналы - аларның да балачак журналлары ул. Кемдер аны ай саен зарыгып көтеп алып укып барган, кемдер журнал битләрендә үзенең беренче иҗат җимешләрен урнаштырган, ә кемдер "Ялкын" оештырган чараларның активисты булган. Ә кайберәүләр әле бүген дә үз китапханәсендә бу журналны саклап киләдер, күпләр өчен "Ялкын" журналы матур хатирә буларак кына сакланадыр.
Бүген бездә “Ялкын” журналының баш мөхәррире, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина кунакта булды. Аның белән бергә  журналист Ләйсән Фәйзуллина килгән иде. Алар бүгенге яшьләрне "Ялкын" журналы, аның тарихы белән таныштырдылар. Шулай ук "Татар иле" татар социаль челтәре проекты кысаларында журналның зур онлайн-архивын булдыруларын, алга таба да безнең укучылар белән тыгыз хезмәттәшлек итүләрен әйттеләр. Балалар да  үз чиратында журналистларга шигырьләрен, әкиятләрен сөйләделәр, Ялкын” журналы буенча үз фикерләрен әйттеләр.Без “Ялкын” журналының баш мөхәррире, шагыйрә Йолдыз Миңнуллинага һәм аның командасына уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International