Сабантуй - ул дуслык бәйрәме!

2016 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Сабантуй - ул хезмәт бәйрәме, Сабантуй - ул дуслык бәйрәме, Сабантуй - ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. “Актаныш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”ның «Тылсым» лагерында сабантуй бәйрәме үтте. Котлы булсын Сабан туйлары! Кадерле балалар! Мәктәп-балалар бакчасында эшләүче барлык тәрбиячеләр, апаларыгыз исеменнән сезгә бәхетле балачак, ныклы сәламәтлек телибез. Алдагы көннәрегез дә бүгенге кебек ямьле, күңелле булсын. Өстәлләребездә ризыклар мул булсын!

        Сабан туе, хезмәт туе,

        Шатлык һәм бәхет туе

        Бәйрәм итик көн буе!

        Котлы булсын, балалар,

        Ямьле Сабан туйлары!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International