4 июнь көнне Югары Яхшый авылында халкыбызның милли бәйрәме Сабантуе узды. Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән композиция,балаларның чыгышы белән башланып китте. Котлау сүзләре беләнООО"Эконом" директоры Каримов А.З., авыл җирлеге башлыгы Зиннатуллина Җ.Г.чыгыш ясадылар. Хужалык алдынгыларын бүләкләделәр. Шулай ук бергэ гаилә коруларына 50-55, 60 ел тулган гаилэлэр котланды..Сабантуе күңелле уеннарга бай булды: көрәш, ат чабышы, капчык сугышы, көянтә-чиләк белән су ташу һ.б. Бәйрәмдә җыр-биюләр туктап тормады. Милли бәйрәмебез бик күңелле узды.