Балаларны яклау көне белән тәбрикләргә рөхсәт итегез!

2016 елның 3 июне, җомга

Балаларны халыкара яклау көне – ул, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның яшәү хокукын, фикерләү, дин тоту һәм белем алу, ял итү иреген тәэмин итүнең, аларны физик һәм психологик көч кулланудан саклауның, балалар хезмәтен тыюның гуманлы һәм гадел җәмгыять төзүдә мөһим шартлар икәнлеген искә төшерүче көн.

Бәйрәм уңаеннан, Актаныш районында Мәдәният һәм Сәнгать паркы каршындагы мәйданда зур чара оештырылды.  Чарада “Актаныш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”нда тәрбияләнүче балалар да катнашты һәм аларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ойгуль Мирзашарипова котлады.

Исәнмесез безнең шаян дуслар

Хуш киләсез, рәхим итегез,

Балаларны яклау көне белән

Тәбрикләргә рөхсәт итегез!

Кояшның да бүген йомшак нуры

Безне бире сөеп китерде

Тату, акыллы, сәламәт булып

Үсик әле гөлләр шикелле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International