Киров авыл китапханәсе яңалыклары

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Бу уңайдан Кирорв авыл китапханәсе, мәдәният йорты һәм балалар бакчасы берлектә балалар сабантуе оештырды. Сабантуй мәдәният йорты янындагы футбол мәйданчыгында узды. Анда балалар төрле милли уеннарда катнаштылар, җырладылар,биеделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Сабантуйны тамаша кылырга авыл халкы, кайткан кунаклар килгән иде. Уеннар барышында балаларга бүләкләр һәм күчтәнәчләр таратылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International