Кадерле ветеран, гомер бәйрәмең белән!

2016 елның 31 мае, сишәмбе

Күҗәкә авылында гомер итүче тыл ветераны Фәрхеҗиһан Гыйҗҗәт кызы Маннапова 31 май көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны РФ Президенты Владимир Путин  һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев исеменнән муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев һәм Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Рәйхан Галимҗанова тәбрик иттеләр. Фәрхеҗиһан Гыйҗҗәт кызына котлау хаты һәм бүләкләр тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International