Сабантуен ел да көтеп алабыз.

2016 елның 31 мае, сишәмбе

Татар Ямалы авыл җирлегендә Сабантуе бәйрәменә әзерлек бара. Матур каен урманында урнашкан Сабантуе мәйданы быел да кунакларны кабул итәргә әзер.  Бәйрәм  үткәрү өчен мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл яшьләре "Чиялек" хуҗалыгы ярдәмендә авыл халкыннан бүләкләр җыеп алдылар. Авыл җирлегенә кергән Татар Ямалы, Буаз-Күл, Бүләк авыллары халкы түземсезлек белән туган-тумачасын, дусларын кунакка көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International