Яңа китап тәкъдир итү

2016 елның 30 мае, дүшәмбе
27 май көнне Күҗәкә авылында шагыйрә Әлфия Ситдыйкованың "Хәсән Заманов" дип исемләнгән яңа китабын тәкъдир итү кичәсе үткәрелде.  Китап  якташыбыз Советлар Союзы Герое Хәсән Замановның язмышын ачыклап, моңа кадәр билгеле булмаган документлар, күптөрле язмалар, фотосүрәтләр белән баетылган. Геройның тормышын һәм батырлыгын  чагылдырган поэма белән башалнып китә ул.Кичә шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Чарада күренекле язучылар: Факил Сафин, Данил Салихов, Рәшит Бәшәр, Айгөл Әхмәтгалиева; "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсеннән вәкилләр; Хәсән Замановның туганнары  катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International