27 май көнне балалар белән экскурсиягә бардык. Шәбез ярыннан аккан чишмәләрнең салкын суларыннан авыз иттек. Шәбез буе табигате белән таныштык. Кошлар сайравын тыңладык. "Агачны таныйсыңмы?" дидактик уенын уйнадык. Өйләрдән алып килгән тәмле әйберләр белән сыйландык.