Үз мәктәбебезгә булышыйк!

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

25 майдан “Үз мәктәбеңә булыш” дигән республика акциясе старт алды.

Ул 31 августка кадәр дәвам итәчәк. Без ничә яшьтә булсак та, кайда гына һәм кем генә булып эшләсәк тә, кайчандыр мәктәпләрдә белем алган кешеләр. Үзебезгә белем һәм тәрбия биргән укытучыларыбыз, белем учагы күңелләрдә саклана. Аларга булган ихтирам хисләрен, әлеге акция кысаларында, һәркем мәктәбенә кулыннан килгән кадәр булышып белдерә ала.

 Бу киләчәк буыннарга тагын да яхшырак белем алу өчен ярдәм итәр иде.

 

 

www.aktanysh-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International