Сау бул нурлы бакча!

2016 елның 27 мае, җомга

 

Сау бул инде, әй, нурлы бакча.

Сагынып искә алырбыз кайда булсак та.

Үстердең безне яратып,

Бик рәхәт иде.

Өйрәттең хәреф танырга,

Биюгә, җырга.

Бер-беребезне якларга,

Дуслар булырга.

Бүген безнең бакчада зур бәйрәм – бакча белән хушлашу! Без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле балаларны мәктәпкә белем алырга озаттык. Менә балалар мәктәп яшенә кадәр үсеп тә җитте. Шуклыклары белән безне сагайткан, шат авазлары белән безне сөендергән, бәйрәмнәрдә, эштә безнең зур ярдәмчеләребез булган балалар бүген балалар бакчасына соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар! Балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International