Психолог белән очрашу.

2016 елның 27 мае, җомга

«Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы» 3 класс укучыларның әти-әниләре балалар белән үткәрелгән диагностика нәтиҗәләре буенча очрашуга килделәр. Педагог-психолог Лилия Рәшит кызы үәр әти-әнигә үз баласының психологик үзенчәлекләрен аңлатты. Әти-әниләр психолог белән бик теләп аралаштылар, үзләрен борчыган сорауларга җавап таптылар. Лилия Рәшит кызы үзенең киңәшләрен бирде. Очрашу бик җанлы һәм эшлекле шартларда үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International