25 май көнне бөтен ил буенча, барлык уку йортларында Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре узды. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дәрескә чакыручы кыңгырау соңгы тапкыр чыңлады. Бу уку елында мәктәбебезне 3 укучы тәмамлый. Гөлиягә, Раниска һәм Рәмискә, имтиханнарын яхшы билгеләргә тапшырып, үзләре теләгән уку йортларына кереп, уңышларга ирешүләрен телибез. Ак юллар сезгә, безнең укучыларыбыз!