Меңнәр мәктәбе яңалыгы

2016 елның 27 мае, җомга

Болгар музей-тыюлыгы - безнең бабаларыбыз яшәгән, өмет белән саҗдә кылган яклар бу. Рухыбызны үткәннәр  белән тоташтыручы,  халкыбыз, динебез һәм телебез турында уйларга алып баручы төбәк. Чал ташлар, хәрабәләрдән торгызылган мәһабәт корылмалар… Әйе, соңгы елларда борынгы Болгар жире яңарыш кичерә. Күп хатирәләрне үзләренә сеңдереп яткан харәбәләр, халкыбызның үлмәс рухына булган һәйкәлләргә әверелеп яңарып, матураеп торып бастылар. Борынгы Болгар һәм Свяжскга багышлап уздырылгын иншалар конкурсының район туры уздырылды. Укучыларда Туган иленә карата патриотик хисләр формалаштыру, туган як тарихы турында белемнәрне үстерү максатыннан уздырылган бу конкурста Меңнәр мәктәбенең 8 класс укучысы Камалов Д.Н. җиңүче булды -  мактаулы 1 урынны яулады. Без Данисны җиңүе белән котлыйбыз, аңа уңышлар, сәламәтлек телибез. Афәрин!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International