Россия көне уңаеннан Татарстан халкы 3 көн рәттән ял итә

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Июнь аенда Россия көне уңаеннан рәттән өч көн ял көтә.

 

Мәгълүм булганча, 12 июнь – Россия көне. быел ул якшәмбегә туры килә. РФ Хезмәт кодексы буенча, эшләми торган бәйрәм көне ялларга туры килсә, ул алдагы көнгә күчерелә. 

 

Шулай итеп, биш көнлек эш атнасы графигы буенча эшләүчеләрне 11,12 һәм 13 июньдә ял көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International