25 май көнне район мәдәният йортының тантаналар залында агымдагы елның узган чорында 14 яшь тулган 51 райондашыбызга тантаналы шартларда паспортлар тапшырдылар.
Яшь егет һәм кызларны Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге мөдире Айдар Иманаев һәм РФ Федераль миграция хезмәте идарәсенең Актаныш районындагы территориаль пункты җитәкчесе Эльвира Гарипова котладылар, паспорт алучыларга дәүләтнең лаеклы гражданнары булуларын теләделәр һәм һәрберсенә төп документ – паспортлар тапшырдылар.
Балаларның әти-әниләре дә әлеге мизгелләрдә ул һәм кызлары өчен горурлык хисе кичерүләрен яшереп тормыйча шатлыклары белән уртаклашты.