Соңгы звонок! Ник бераз соңламадың?...

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау чыңлады. Мәгариф һәм фән министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, быел 11 нче сыйныфны – 15 мең 867 укучы, 9 нчы сыйныфны 34 мең 444 укучы тәмамлый. Шул уңайдан бүген мәктәпләрдә тантаналы линейкалар үтте. 

Районыбызда исә 109  9нчы сыйныф һәм 349  11 нче сыйныф укучысы өчен бүген соңгы кыңгырау шалтырады. Иңнәрендә очар канат тойган укучылар мәктәп, иптәшләре, укытучылар коллективы белән хушлашты. 

Сәхнә түреннән укучыларны район җитәкчелеге, мөгаллимнәр һәм әти-әниләре тәбрикләде. Чыгыш ясаган һәркем уку елы тәмамлану уңаеннан иң ихлас котлау сүзләрен җиткерде. Ә алда чыгарылышлар өчен бик җаваплы чор. Бердәм дәүләт имтиханнары һәм зур тормыш юлы. 

Уңышлар сезгә, укучылар! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International