20 нче май көнне үзәк китапханәнең "Илһамият" клубы район мөслимәләре белән бергәләп мәдәният йорты каршындагы мәйданда "Үткәннәрдән киләчәккә" исемле кичә үткәрде. Кичә Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам динен кабул итү һәм Бәраәт кичәсе көннәренә багышланган иде. Чараны район мөслимәләр берлеге рәисе Зөһрә Закирова ачып җибәрде. Бәйрәмдә "җомга көн", Бәраәт кичәсе турында вәгазьләр, мөнәҗәтьләр, шигырьләр, бәетләр, риваятьләр яңгырады. "Бәхет юлы..." исемле китап күргәзмәсенә китап күзәтү ясалды. Кичәгә районыбыз халкы һәм мәктәп укучылары килгән иде. Бу чара һәркем күңеленә хуш килде.







