22 майда алдан тавыш бирү үткәрелә

2016 елның 22 мае, якшәмбе

22 майда алдан тавыш бирү үткәрелә. Районда 9 участок оештырылды.

 

 Актанышның 1нче мәктәбендә – Актанышның 1нче мәктәбе, 2нче мәктәбе һәм аскы Актаныштагы ветераннар йортына баручылар, ә “Яшьлек” мәдәни үзәгендә  “Яшьлек”кә, “Иман”га, балалар иҗат үзәгенә баручылар тавыш бирә ала.  

 

Авыл җирлекләрендәге сайлау участоклары исә мәдәният йортларында урнашкан. Яңа Әлемдә – Яңа Әлем, Кәзкәй, Аеш, Богады; Иске Байсарда – Иске Байсар, Аккүз, Чуракай; Кировта – Киров, Югары Яхшый, Иске Сәфәр; Пучыда – Пучы, Иске Айман, Усы, Түке; Татар Суыксуында – Татар Суыксуы, Күҗәкә, Татар Ямалы; Такталачыкта – Такталачык, Мәсәде, Чалманарат, Уразай; Иске Кормашта  Иске Кормаш, Теләкәй, Әтәс авыл җирлекләре сайлаучылары тавыш бирә. 

 

Тавыш бирү участоклары 8.00-20.00 сәгатьләрдә эшли. 

 

Тавыш бирүчегә 2 бюллетень бирелә. Бер генә түгел, берничә кандидатурага берьюлы тавыш бирергә мөмкин. 

 

Паспорт белән килү мәҗбүри. 

 

Һәркемне алдан тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International