17 - 20 нче май көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә 22 нче Республикакүләм “Куркынычсыз көпчәк-2016” конкурсы булып узды. Монда безнең мәктәптән Мукимова А., Файрушин Р.,Галиева З., Газетдинов А. катнаштылар. Укучыларны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары И.Д.Хузина һәм ГАИ хезмәткәре Л.Ф.Ямалетдинов озата бардылар.