Очрашу кичәсе "Гаилә - ил тоткасы"

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

17 май  көнне Әгбәс  авылында гаилә көне уңаеннан, "Гаилә -ил тоткасы" исемле очрашу кичәсе үткәрелде. Кичәгә авылда яшәүче яшь парлар  чакырылган иде.(Авылда  язгы  кыр эшләре бару  сәбәпле,гаиләләрнең  әтиләре  килә алмадылар) .Очрашу әниләр һәм балалар  катнашында  гына  үттеКитапханәгә  кайтучы  журнал "Гаилә һәм мәктәп", "Кич  утырганда" газеталарына  күзәтү  үткәрелде. Ф.Ибраһимованың "Сатлыкҗан" исемле китабы  тәкъдим  ителде. Ямьле әңгәмә  тәмле чәй өстәле  янында  дәвам  итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International