“Бәхет йорты – гаилә”

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

 15 май көнне ел саен халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.  Нәрсә соң ул гаилә?  Гаилә – ул  кеше тормышында иң мөһим нәрсә.  Гаилә – ул якыннарың, туганнарың. Гаиләдә  без бер – беребезне яратырга, хөрмәт итәргә, кайгыртырга өйрәнәбез. Гаилә – ул безнең кечкенә дөньябыз. 18 ай көнне, мәдәният йорты каршында  Актаныш үзәк балалар китапханәсе уздырган конкурслы – уенлы программа менә шушы мөһим темага багышланган иде.  Башта китапханәченең чыгышыннан балалар бу бәйрәмнең тарихы, аның бөтендөнья  буенча мөһимлеге белән таныштылар. Аннары балаларга  туган йорт тәрәзәләрендәге якты ут  турында гыйбрәтле хикәя сөйләдек.   Балалар катнашында төрле кызыклы уеннар уйналды.  Программаның сюжетлы уен өлешендә балалар  марсиан журналист белән очраштылар. Марсиан журналистның гаилә турындагы сорауларына  җавап бирделәр.

            Китапханәдә  гаилә көненә багышлап  “Гаилә – бәхет йорты” дигән китап күргәзмәлеге оештырылган иде.  Бу күргәзмәлектә  китап укучылар игътибарына  гаилә, гаиләдә бала тәрбияләү  темасы кагылышлы әдәбият урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International