Бүген, 18 май көнне, икенче Актаныш урта мәктәбенең 8а сыйныфы укучылары белән ТР буенча Федераль Антимонополия хезмәте идарәсе вәкиле Гумерова А.Р., Актаныш телевидениесе вәкилләре катнашында ачык дәрес уздырды. ТР буенча Федераль Антимонополия хезмәте пресс-секретаре Айсылу Рамиловна укучыларга ФАС турында, нинди сораулар, проблемалар белән шөгыльләнгәне, кеше хокуклары турында сөйләде, кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Мондый дәресләр Федераль Антимонополия хезмәтенең Татарстандагы идарәсенә 25 ел тулу уңаеннан уздырыла.