20 майдан алып 1 июльгә кадәр Актаныш – Пучы автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлычы ябыла.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтеннән җиткерүләренчә, хәрәкәт автомобиль юлының 29-37 чакрымында чикләнәчәк.Биредә ул көннәрдә төзекләндерү эшләре алып барыла.
Әйләнеп узу өчен өч автомобиль юлы тәкъдим ителә: “Актаныш – Пучы – Татар Суыксуы”, “Түке – Татар Ямалы” һәм “Түке – Зөбәер”. Тиешле юл билгеләре белән әлеге автомобиль юлын әйләнеп узуны оештыру схемасы ЮХИДИ идарәсе белән килештерелгән.