Армия сафларында хезмәт итү һәр егетнең изге бурычы. Без Киров авыл мәдәният йортында авыл китапханәчесе һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә авылдашыбыз Илназ Галлямовны армиягә озату кичәсе үткәрдек. Кичәдә төрле кызыклы уеннар уйнадык, җырлар җырладык,биедек. Шигъри юлларга салып теләкләр җиткердек. Илназ армия сафларыннан исән-имин әйләнеп кайтсын. Һәрвакыт кыю, горур, сәламәт булсын!