Киров авыл китапханәсе яңалыклары

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

15 май - Халыкара гаилә көне. Бу уңайдан Киров авыл китапханәсендә яшьләр һәм яшь гаиләләр белән "Тату гаилә - бәхет нигезе" дип аталган чара булып узды. Әлеге чарада "Гаилә җылысы нәрсәдә?" исеме астында әңгәмә үткәрелде. А.Әхмәтгалиеваның "Ул югалмады" хикәясе буенча фикер алышынды. Ахырдан бу чара мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә уеннар, җырлар белән дәвам итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International