"Киңәшле эш таркалмас", ди халык әйтеме."Адай мәдәният йорты" МБУ-се хезмәткәрләре моны яхшы аңлый һәм һәр эш атнасы эшлекле киңәшмәдән башлана.Бергәләп эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясыйлар, алдагы атнага план төзиләр.Бик еш киңәшмәләр авыл җирлеге советы, депутатлар белән берлектә үтә.Мәдәният хезмәткәрләре һәр эштә җирле җитәкчелекнең төп таянычы булып тора.Бу көннәрдә көн кадагында торган төп мәсьәлә - бөтенхалык бәйрәме Сабантуй үткәрү.Соңгы киңәшмәдә сүз шул турыда булды, әзерлек планы төзелде, үзара эш тә бүленде.