Тат. Ямалы авылы узешчәннәре Тат.Суксу шифаханәсендә

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

2016 нчы елның 20 нче март көнне Татар Ямалы авылы үзешчәннәре Татар Суксу авылы шифаханәсендә хәйрия концерты белән чыгыш ясадылар. Концерт күп төбәкләрдән килеп дәваланучылар күңеленә хуш килде. Чыннанда Татар Суксу авылы шифаханәсенең күп төбәкләргә даны таралганы күренеп тора иде. Монда кунаклар, күршебез Башкортстан республикасыннан, Удмуртия якларыннан, Перм краеннан, Екатеринбург, Чиләбе өлкәләреннән дә дәваланучылар бар икән. Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезнең күңеле халкыбыз җырларын якын кабул иттеп алкышларга күмделәр. Таралышып яшәсәктә уйларыбыз, моңнарыбыз безне берләштерә. Концерт азагында күңелле фикер алышулар дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International