20 нче март көнне Кәзкәй мәдәният йортында "Язган гомер булмасын күмер" дип аталган яшьләр белән әңгәмә үткәрелде.Без бик кырыс заманда яшибез: икътисадый тотрыксызлык, эшсезлек. Хәзерге вакытта социаль һәм сәяси хәлләр кешеләрдә зур борчу тудыра, бигрәк тә балаларның, яшьләрнең тормышын астын - өскә китерә. Яшьләр тискәре гадәтләрне бик тиз үзләштерә. Әлеге сөйләшүдә сүз яшүсмерләр арасында таралган яман чир - наркомания турында барды.