2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

2016 елның июнь аеннан августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу үткәреләчәк. Бу зур масштаблы кампанияне үткәрү өчен Актанышта  әзерлек эшләре башланды инде.  “2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу турында”гы карары нигезендә комиссия төзелде.

-Күпләр  авыл хуҗалыгы исәбен алу чарасы киләчәктә салымнарның артуына китерәчәк дип фикер йөртә, бу һич тә алай түгел. Авыл хуҗалыгында нинди җир ресурслары бар, алар ничек кулланыла? Илдә күпме хуҗалык һәм анда күпме терлек асрала? Җирдә ниләр үстерелә? Анда кемнәр хезмәт куя “Бөтенроссия  авыл хуҗалыгы исәпкә алу—2016” моңарчы булган базаны тулыландыру һәм заманча технологияләргә белешмәләр кертү максатыннан чыгып эшләнә. Бу мәгълүматлар киләчәктә яңа җир ресурслары һәм авыл хуҗалыгы җитештерү өчен төп чыганак булачак.

Бөтенроссия  авыл хуҗалыгы исәпкә алу эшенә килешү нигезендә күп кенә белгечләр җәлеп ителәчәк, беренче чиратта болар сан алучылар һәм инструкторлар булачак. Аларның төп бурычы — авыл хуҗалыгы исәпкә алу эшен оештыру, үткәрү һәм нәтиҗә ясау.

Исәпкә алынучы объектлар исемлеге төзелгән инде.  Эшне планлы рәвештә оештыру максатыннан район территориясе исәп һәм инструктор участокларына бүленде.  Исәпкә алуда катнашучылар анкета сорауларына җавап бирергә тиеш булачаклар, анда җир участогы, анда җитештерелә торган продукция, агач-куаклар, техникалар, терлекләр, кредит алу-алмау, заманча алымнар куллану кебек сораулар булачак.

Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу  Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карары нигезендә  2006 елда үткәрелә. Аның төп максаты – халыкның мәшгульлеге, гомуми җир мәйданының үлчәмнәре, җирләрнең структурасы һәм алардан, шул исәптән сугарулы җирләрдән файдалану, игелә торган культуралар, җиләк-җимеш үсемлекләре, терлек һәм кош-корт һ.б. турында мәгълүмат туплау. Исәп алу барышындагы мәгълүматлар конфиденциаль, ягъни сер итеп сакланачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International