Күптән түгел Адай мәдәният йортында хатын-кызлар өчен "Түгәрәк өстәл артында сөйләшү" оештырылды.Якташлар очрашуы вакытында хатын-кызларның кул эшләреннән, аш-су осталарының пешергән ризыкларыннан күргәзмә оештырылган иде.Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Р.Ф.Галимянова конкурска нәтиҗә ясады, бүләкләр тапшырды.Хатын-кызларның "Ак калфак" җәмгыятенең җирле бүлеге белән бергә оештырылган чара дустанә мөнәсәбәттә, бик күңелле үтте.