"Витаминнар һәм әдәбият" акциясе

2016 елның 19 марты, шимбә

Бүген, 19 март көнне, Пучы авыл китапханәсе китапханәчесе Пучы участок хастаханәсендә булды. Хәзерге заман темплары безгә китап укырга мөмкинчелек бирми диярлек, китап укырга безнең вакытыбыз да калмый. Күп кеше китап укырга яратмый да бит. Ә менә без хастаханәгә килсәк, вакытыбызны ничек дип үткәрергә икән уйланабыз. Шуңа күрә дә хастаханә әдәбият укытучыларыннан да яхшырак итеп китап сөяргә этәргеч бирә. Хастаханәдә яту аяныч булса да, монда дөреслек бар. Шул уңайдан китапханәче "Әдәбият һәм витаминнар" акциясе белән Пучы участок хастаханәсендә булды. Авырулар һәм табиблар белән хастаханә шартларында турында китап уку әңгәмә алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International