18 март көнне Адай мәдәният йортында танылган җырчы Дәниф Шәрәфетдинов концерты булды.Бу программа күптән түгел Күҗәкә авыл клубында күрсәтелгән булса да, тамашачылар бик теләп тагын бер кат артист белән очрашуга килде.Программа тирән зәвык белән төзелгән.Группа составында Күҗәкә егете Илдус Газизов та бар.Ул үзенең туган авылы турында язган җырларын башкарды.