18 март көнне Яңа Әлем мәктәбендә "Шәп әйдаман" конкурсының район этабы узды. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән 10б сыйныфы укучысы Авзалова Юлия катнашты. Конкурсантларны төрле яктан сынадылар: беренче медицина ярдәме, авыр ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләү буенча тестлар, үз-үзеңне презентацияләү, класстан тыш чара күрсәтү. Юлияне "Иң позитив әйдаман" номинациясендә җиңү яулавы белән котлыйбыз.