"Адай мәдәният йорты" МБУ -се яңалыклары

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә "Адай мәдәният йорты" МБУ се, "Ак калфак" хатын-кызлар җәмгыятенең җирле оешмасы белән берлектә,  "Халкыбызның күңел бизәкләре" дип исемләнгән чарага әзерләнә.Чараның максаты - күптән онытылып бара торган милли гореф-гадәтләрне, йолаларны кире кайтару, аның үрнәкләрен киң катлам тамашачыга тәкъдим итү.Кичләрен авылның актив үзешчәннәре клубка репетициягә җыела, бергәләп кичәнең программасын төзиләр, җыр-биюләр өйрәнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International