15 нче март көнне Кәзкәй мәдәният йортында "Агыйдель" дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты булып узды. Кадет мәктәбе коллективы һәм авыл тамашачысы аларның чыгышын бик җылы кабул итте, ансамбльның җитәкчесе, авылдашыбыз Ялалова Лилия Мәүләви кызын һәм артистларны алкышларга күмделәр.