Районның оешма-предприятиеләрдә кадрлар белән эшләүче җаваплы хезмәткәрләрнең уку-өйрәтү киңәшмәсе узды

2016 елның 15 марты, сишәмбе

2015 елда Россиянең бронирование буенча ведомство-ара комиссиясе карары нигезендә, Россия хәрби көчләренең запастагы гражданнарына бронирование уздыру бенча яңа Инструкция кабул ителде.  

Шул максаттан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2016 елның 19 гыйнварында 41-нче санлы “Татарстан республикасында хәрби исәп һәм бронирование уздыру буенча” дигән карар кабул ителде. Бу эшне оештыру һәм башкарып чыгу район хәрби комиссариатына, райондагы бронирование комиссиясенә, Башкарма комитетның мобилизация бүлегенә һәм оешма-предприятиеләрдә махсус беркетелгән җаваплы хезмәткәрләргә йөкләтелде.  

15 март көнне элеге эшне оештыру һәм тәлап ителгән вакытка үтәү өчен, районның оешма-предприятиеләрдә кадрлар белән эшләүче җаваплы хезмәткәрләрнең уку-өйрәтү киңәшмәсе узды. Укуларны Башкарма комитетның мобилизация органы җитәкчесе Н.Загертдинов һәм райондагы хәрби комиссариат булеге хезмәткәре Г. Усманова алып барды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International