Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы класс укучысы Гүзәл Газетдинова, Мөслимдә узган "Йолдызлык- 2016" иҗат фестиваленең зона этабында "Конферанс" номинациясендә яхшы чыгыш ясап, икенче турга узды. Кыска гына вакыт эчендә яңа чыгыш әзерләп, Гүзәл икенче турда да сынатмады.