Хуҗалыкларда техник күзәтүләр башланып китте

2016 елның 13 марты, якшәмбе

Авыл хуҗалыгының иң әһәмиятле чоры–язгы чәчүгә дә кыска вакыт калып килә. Аңа әзерлек, елдагыча, көздән үк башланып киткән иде. Бүгенге көндә бу эшкә нәтиҗә буларак хуҗалыкларда техник күзәтүләр башланып китте һәм аның тәүгесе 12 март көнне район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, район хуҗалыклары баш инженерлары, МТП мөдирләре, йөртүчеләр катнашында “Актаныш" Агрофирмасының Киров бүлекчәсе машина-трактор паркында узды.

Хуҗалыкта  28 трактор,  19 йөк машинасы, 8 махсус машина исәптә тора. Бөтен төр техникаларның төзекләндерү җылы иркен гаражларда башкарыла. Механизаторлар да кышын эш белән тәэмин ителә: комбайннарны, терлек азыгы әзерләү техникаларын төзекләндерә алар. Шуңадамы, хуҗалык техникасы бүген үк кыр эшләренә чыгарга әзер.

 

Техник күзәтү уздыру хуҗалыклар өчен мөһим чара. Хуҗалык техникасының төзеклегенә артык игътибар итмәү сәбәпле, төрле юл фаҗигаләре булып тора. Саксыз эш итү аркасында, еш кына механизаторлар үзләре дә корбанга әвереләләр. Хәлакәткә илткән хәлләр турында сөйләп, искә алып торасы юк. Шуны гына искәртеп китү урынлыдыр: 2000 елдан алып 14 ел эчендә авыл хуҗалыгы техникалары төзек булмау сәбәпле Татарстанда 207 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Аларның саллы өлеше кеше факторына бәйле: ярдан, юлдан төшү, тапталу, ягъни гади генә куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү. Техник күзәтүләрнең иң тәүге максаты–шушы фаҗигаларны булдырмау.

“Техник күзәтүләрне фаҗигаләрдән саклану чарасы дип кабул итсәгез иде. Буяп, бизәп куеп кына булмый. Иң мөһиме – техниканың тиешле таләпләргә туры килүе зарур”,- дип фикерен ассызыклады җыелганнарга район дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе башлыгы Илдус Хәкимов.

Гамәли сөйләшүдә, шулай ук, техник күзәтүләр, иминиятләштерү буенча кайбер үзгәрешләр хакында искәртелде, йөк машиналарына таләпләр аталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International